16+

Олимпиада чемпионкасы бүләк итеп бирелгән BMW X6не сатып җибәргән - мәгълүмат чаралары

Исемен атарга теләмәгән Олимпия чемпионы машина белән Кремльдән дә чыга алмаган, шуңа дәүләт бүләк иткән автомобильне сатарга карар иткән

Исемен атарга теләмәгән Олимпия чемпионы машина белән Кремльдән дә чыга алмаган, шуңа дәүләт бүләк иткән автомобильне сатарга карар иткән

Аuto.ru сайтында дәүләт Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында җиңгән өчен бүләк иткән BMW X6 автомобиле сатылган. Ак төстәге машинаны 4,67 млн сумга сатып алырга тәкъдим ителгән белдерү 25 август көнне урнаштырылган. Шул ук көнне Олимпиада-2016 чемпионнары һәм призерлары дәүләт бүләкләре һәм BMW автомобильләре ачкычларын алды, дип хәбәр итә "Известия"га сылтама белән http://tat.tatar-inform.ru
«Машина Россия президенты В.В. Путинның үз куллары белән тапшырылган! РИОдагы 2016 ел Олимпия Уеннарында яуланган казанышлар, төгәлрәге, Олимпия алтыны өчен. Машина яңа, xDrive 3,5 бензин, 306 ат көче, luxury комплектацияле. Машина иминиятләштерелгән, сатулашу - бары капот янында, автоны сатуда ярдәмгә мохтаҗ түгелмен, бәясе - 4,670 млн", - дип язылган була әлеге белдерүдә.
Соңрак белдерүдә актуаль түгел дигән билге пәйда була, чөнки хуҗасы автомобильне саткан яки аны сатудан алган.
NN.RU сайты хәбәр иткәнчә, алар Олимпия чемпионкасы автомобилен сату турында белдерүне урнаштырган Екатерина белән сөйләшкән.
"Эш шунда ки, ул кыз машина йөртү таныклыгын күптән түгел генә алган һәм машинада бик сирәк йөри. Руль артына утыргач, аңа машинаның эче дә, тышы да бик ошаган, әмма ул үзенең мондый зур автомобильгә ияләшмәгән булуын аңалаган. Ул хәтта үзе Кремльдән дә чыга алмаган. Машинаны ул яшәгән йорт янган шофер илтеп куйган. Нәтиҗәдә, кыз аны сатарга карар иткән, ә мин аңа булышам", - дип сөйләгән порталның әңгәмәдәше.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading