16+

Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова бөтен кешегә автограф бирүенең сәбәбен әйткән

Ул шулай ук тренеры Этери Тутберидзе белән ничек танышканын да сөйләгән.

Ул шулай ук тренеры Этери Тутберидзе белән ничек танышканын да сөйләгән.

– Бала вакытта миңа автограф бирмәделәр. Аның кем булуын әйтмим, әмма аңардан автограф алу минем тормыш хыялым иде. Ул вакытта кәефем бозылды, шуңа да кем миңа автограф яки фотога төшәргә сорап килә, каршы килмим. Этери Георгиевна белән беренче тапкыр Йошкар-Олада фотога төштем, аны күрдем дә янына килергә курыктым. Миңа иң мөһиме исәнләшү һәм аның җавап бирүе иде. Фотога да төштек. Аның да кемгә дә булса автограф бирегә каршы булганын беркайчан да күргәнем юк.
Заһитова Тутберидзе төркемендә 2015 елдан шөгыльләнә.

Алинәнең ярышлар сезоны 5 октябрьдә Сайтамада Japan Open турнирында башлана, дип яза news.sportbox.ru.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading