16+

Олимпиадада чаңгы эстафетасындагы чыгышы өчен Латыйпов гафу үтенде

Пекиндагы Олимпиадада эстафетаның соңгы этабында уңышсыз чыгыш ясаганы өчен Латыйпов гафу үтенде.

Пекиндагы Олимпиадада эстафетаның соңгы этабында уңышсыз чыгыш ясаганы өчен Латыйпов гафу үтенде.

Россия биатлончысы Эдуард Латыйпов Пекин Олимпиадасында эстафета ярышында соңгы рубежда биш тапкыр атып, дүрт тапкыр тидерә алмады.
Россия җыелма командасы эстафетада соңгы атуга кадәр алда барды, әмма Латыйпов ике штраф түгәрәгенә китте һәм өченче булып финишка килде. Узышта Норвегия командасы җиңү яулады, французлар икенче булды.

"Бүген үз эшемне башкара алмадым. Күңелсез хәл. Барыгыздан да гафу үтенәм. Алтын өчен көрәштек, моны бик теләдек, ләкин барып чыкмады. Егетләр моңа ирешү өчен бөтен көчләрен куеп эшләде. Аягүрә килеш басып ату - бу минем өчен буталчык. Ярый әле өченче урынны саклап кала алдык. Минем өчен һәм егетләр өчен бу бик мөһим, чөнки бу Олимпиада, монда өченче урын - лаеклы нәтиҗә. Мондый көрәштә әлеге бүләкне яулап алуыбызга мин шат. Биатлонда теләсә нәрсә булырга мөмкин, барысы да бер секунд эчендә хәл ителергә мөмкин. Бу мине көчлерәк итәр дип ышанам", - диде Латыйпов журналистларга.
Биатлончы соңгы атуда нәрсә булганын аңлатты.

"Мин җилнең көчле исүен көтәргә тырыштым, ләкин аның күпме дәвам итәчәге аңлашылмый иде. Бик көчле җил иде, кәеф тә шәптән түгел иде. Беренче ялгышлардан соң, психологик яктан басым булды. Бөтен өстенлек кулдан ычкынды, бары тик финиш түгәрәгенә түзәсе генә калган иде. Алтын турындагы уй юк иде. Бурыч бөтен мишеньга эләгү иде, тик ул гомумән килеп чыкмады. Нәтиҗәләр ясыйм һәм алга таба хәрәкәт итәчәкмен", - дип өстәде Латыйпов.
Пекиндагы Олимпия уеннары 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading