16+

Өлкән парларга өстәмә пенсия түләрләрме?

Өлкән яшьтәге парларның пенсияләренә өстәмә түләүләр булырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза бирергә кирәк, дип яза “Life.ru".

Өлкән парларга өстәмә пенсия түләрләрме?

Өлкән яшьтәге парларның пенсияләренә өстәмә түләүләр булырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза бирергә кирәк, дип яза “Life.ru".

Гаризаны өлкән яшьтәге тормыш иптәшемне тәрбиялим дип бирергә кирәк икән. Шунысы да мөһим, өлкән тормыш иптәше аны карый торганына финанс яктан бәйле булуы шарт (ягъни берсе икенчесен финанс яктан тәэмин итү хакында сүз бара). 

“Пенсионер тормыш иптәшен үз акчаларына яшәтүен расларга тиеш. Пенсия фондына моның өчен даруханәләрдән чекларны, кибетләрдән чекларны җыеп барырга кирәк”, дип аңлата “Юристъ” оешмасы җитәкчесе Асия Мөхәмәдшина. 

Моннан тыш, никах турында таныклык, гаилә составы  һәм  аларның керемнәре турында белешмә кирәк булачак. Әлеге документлар нигезендә, Пенсия фонды комиссиясе гаиләнең финанс хәлен бәяләп, түләүләрне бирү-бирмәү хакында хәл итә. Җавап уңай булган очракта, төгәл сумманың (фиксировать ителгән дип аңларга кирәк) 1/3 өлеше түләнелергә тиеш. Быел ул  6044 сум дигән сүз. 

Кайбер төбәкләрдә озак бергә яшәүчеләргә истәлекле даталар (алтын туй, зөбәрҗәт туй һ.б) уңаеннан да түләүләр каралган. Гадәттә бу сумма 5 меңнән 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Моны күп функцияле үзәкләрдә белешергә була. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading