16+

Өлкән сыйныф укучылары белән эчеп утырганы өчен башлангыч сыйныф укытучысын эшеннән алганнар

Мәктәптәге тәртипсезлек турында әти-әниләр хәбәр иткән.

Мәктәптәге тәртипсезлек турында әти-әниләр хәбәр иткән.

Казанның 41нче мәктәбендә укучыларының әти-әниләре гаммәви мәгълүмат чаралары аша чаң суга. Янәсе, яңа директор килү белән тәртипсезлек башланган: укучылар тәмәке тарта һәм спиртлы эчемлекләр эчә, сүгенәләр. Укытучыларның моңа исе китми, хәтта үзләре дә арттырып җибәрә. Моңа дәлил итеп башлангыч сыйныф укытучысының өлкән сыйныф укучылары белән тәмәке тартып, спиртлы эчемлек эчеп утыруын китергәннәр. Бу вакыйганың видеосы да бар икән. 
Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәктәптә тикшерү уздырылган, хәлнең барлык шартлары ачыкланган. Укытучы эшеннән алынган.

Мәктәп директоры ата-аналардан шикаятьләр килмәве турында әйткән. Сакчы хәбәр иткәнчә, мәктәп эчендә укучылар беркайчан да исерек килеш йөрми, тәмәке дә тартмый. Аның фикеренчә, бу яла ягу. Ата-аналар аноним булып калырга теләгән һәм аңлатма бирүдән баш тартканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading