16+

Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли

Бүген Казанның "Корстон" комплексында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары белән аерылып торган хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли

Бүген Казанның "Корстон" комплексында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары белән аерылып торган хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

– Халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы республикада яхшы эшли. Демография, сәламәтлек саклау буенча илкүләм проектлар да халыкның яшәү сыйфатын арттыру, социаль хезмәтләр күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән. Сез үз өстегезгә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга хезмәт итү бурычын алгансыз. Бу олы вазифаны башкару зур җаваплылык таләп итә. Фидакарь хезмәтегез, кешеләрне яратуыгыз өчен рәхмәт сезгә, – дип белдерде ул үзенең чыгышында.

Бүген республиканың 120 дәүләт учреждениесендә ел саен 200 мең кеше кирәкле ярдәмне ала. 18 мең өлкән ялгыз кешегә һәм инвалидка өйдә социаль хезмәт күрсәтелә. Социаль яклау өлкәсендә барысы 9,5 кеше эшли. Узган елны 1813 кеше социаль приютларда тернәкләнү курслары үткән. 1,7 миллион кеше федераль һәм республика ярдәмен ала.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, мондый күләмле эш һөнәрләренә тугры булган, эшләренә намуслы караган, кеше кайгысына битараф булмаганнарның көче белән генә башкарыла.

– Көндәлек катлаулы һәм киңкырлы хезмәтегез өчен рәхмәт. Сәламәтлек, бетмәс энергия һәм гаилә бәхете телим. Һәрвакыт шулай олы йөрәкле, киң күңелле булып калыгыз, – дигән еләкләрен җиткерде ул.

Ел саен көндәлек тормышыбызга заманча технологияләр керә бара. Әмма халык барыбер социаль хезмәткәрләрнең ярдәменә, аларның җылы карашына, җылы мөгамәләсенә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр – ул гади генә һөнәр түгел, күңеле киң булган, риясыз ярдәм итә белгән, бер эшне дә авырсынмый башкарган кеше генә эшли ул тармакта. Бүген нәкъ шундый хезмәткәрләрне котладылар да. Алар арасында Саба районының Татар Икшермәсе авылыннан килгән Гөлфинә Дәүләтгәрәева да бар иде. Ул “Тургай“ балалар приютында тәрбияче булып эшли. Бу эштә 2011 елда бирле икән. Эшем үземә бик ошый, аны яратмасаң, бу эштә эшләп тә булмас иде, ди Гөлфинә. Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлагач, кияүгә чыгып үз туган авылына кайта һәм беренче көннән үк приютка эшкә урнаша.

– Авыр гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга ана назын да, гаилә җылысын да бирәсе килә. Без алар өчен тәрбияче генә түгел, әти дә, әни дә, әби дә. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның күңеле китек була. Җылы сүзгә, җылы карашка мохтаҗ алар. Без барыбыз да шуны аңлап, игътибарыбызны тагын да арттырып, көчебезне жәлләмичә эшләргә тырышабыз, – ди ул.
Әгерҗе районы Ямурза авылында социаль хезмәткәре Гөлфия Насырова 1995 елдан бирле ялгыз әби-бабайларны карый. Бүгенге көндә дүрт кеше аның карамагында. Җәй көннәре ун чакрым ераклыктагы күрше авылга барып, тагын өч әбине карарга йөри. Алар авылга җәйгә генә кайтып торалар икән.

– Минем килүемне көтеп торалар, үз кызларына караган кебек карыйлар. Аларга өй эшләрендә булышу гына җитми, сөйләшергә дә кеше кирәк. Эшең кырыкка ярылып ятардай булса да, сабыр итеп, аларны тыңлыйсың. Әбиләремне бик яратам, алар минем үз гаиләм кешеләре кебек, – ди ул.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading