16+

Он дефицитка әйләнмәсме?

Россия он тарту һәм ярма продукциясе предприятиесе берлеге ашлык бәяләре күбесенең финанс хәлен җитди какшаткан, дип яза Интерфакс.

Он дефицитка әйләнмәсме?

Россия он тарту һәм ярма продукциясе предприятиесе берлеге ашлык бәяләре күбесенең финанс хәлен җитди какшаткан, дип яза Интерфакс.

 Шуның нәтиҗәсендә илдә онга дефицит булмагае, дип чаң суга алар. Он тарту предприятиеләре югары бәядән бодай сатып ала алмый, ә запас нибары ике-өч атнага калган. Берлек башлыгы Аркадий Гуревич әйтүенчә, гомуми кризис һәм сумның төшүе фонында күп кенә предприятиеләрнең финанс хәле начарлана. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә экспортка җибәрү отышлы һәм алар аны он тарту предприятиеләренә китерми яки эчке базар өчен бодайга югары бәя куялар, ди. Бодайны тоннасы 15 мең, он 17 мең сум булганда тегермәннәр һәр тоннага 4 мең сумга кадәр акча югалта, ди Гуревич.

Аннары 2017 елдан күп кенә предприятиеләргә ташламалы кредит сыйфатында субсидия алмый. Ул элек он тартучыларга бер ярдәм булган. Әлеге вазгыять илдә он дефицитына китерергә мөмкин. ди.

Ә безнең республикада хәлләр ничек? Онга дефицит булмасмы? Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәгенә без шул сорау белән мөрәҗәгать иттек. Алардан килгән җавапта, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Наил Залаков болай дип хәбәр итә:
- Бездә андый проблема юк, Татарстанда икмәк кабул итү пунктлары һәм элеваторларның запасы 3,5 айга җитәрлек.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading