16+

Онколог: "45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш"

45 яшьтән соң һәркем колоноскопия һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансерның эндоскопия бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең эндоскопия кафедрасы доценты Алексей Иванов хәбәр итте.

Гастроскопия – үңәч, ашказанының лайлалы тышчаларын махсус эндоскоп ярдәмендә тикшерү. Колоноскопияюан эчәклекне эчке яктан тикшерүнең эндоскопик ысулы.

Алексей Иванов әйтүенчә, юан эчәклектә яман шеш нәселдән килә. Ашказаны яман шеше белән дә шундый ук хәл.
-Бүген, яман шештән интегүченең туганында авыру килеп чыгу куркынычын ачыклау өчен, зур фәнни-тикшеренү институтларында генетик анализ бирү мөмкинлеге бар. Гомумән, 45 яшьтән соң һәркем үзенә колоноскопия бүләк итәргә һәм елга бер гастроскопия узарга тиеш, хәтта бернинди симптомнар булмаса да, - диде онколог.

Алексей Иванов диспансеризациядә яшерен канга тизәк анализының әһәмиятен дә билгеләп узды. 
-Бүген барлык лабораторияләр дә мондый тестлар белән тәэмин ителгән дияргә була. Моңа онкологларның чаң сугуы нәтиҗәсендә ирешелде. Бу тестлар - ашкайнату-эчәклек трактында яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирүче бердәнбер алым, - диде онколог.

Чыганак: “Татар информ”/ Гөлнар Гарифуллина
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X