“20-22 ноябрь көннәрендә узачак фестивальдә 173 остаханә эшләячәк. Моннан тыш, республиканың мәктәп укучылары башкарган кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк. Алар арасында җырчы робот, яктылык диодлы лампа һәм башка проектлар бар”, - ди ул.
Узган ел фестиваль Казан ярминкәсендә узган, анда 30лап эшләнмә тәкъдим ителгән. Аларның иң яхшыларын Мәскәүгә халыкара бәйгегә алып барганнар.
Комментарийлар