16+

"Онлайн спектакль карау ис-тәм тоймау белән бер"

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева театрның 2019 сентябреннән бүгенге көнгә кадәр ирешкән уңышлары белән уртаклашты. 

Казан дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева театрның 2019 сентябреннән бүгенге көнгә кадәр ирешкән уңышлары белән уртаклашты. 

Аның сөйләвенчә, шушы вакыт эчендә театр барлыгы 6 премьера тәкъдим иткән. Алар арасында “Зимняя сказка”, “Лиса и виноград” һәм башкалар бар. Театр 5 тапкыр гастрольгә чыккан, кайберләре алмаш гастрольләр. 

“Театрыбыз Халыкара һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге биш фестивальдә, шәһәр күләмендәге дүрт чарада катнашты. Моннан тыш, 12 оффлайн һәм 11 онлайн чара оештырдык. Ләкин шуны әйтәсе килә: онлайн аша тамашачыга спектакльнең бөтен тәмен, артистларның энергетикасын биреп булмый. Мин моны коронавирус белән чирләүче кешенең ис-тәм тоймавы белән чагыштырыр идем. Шуңа күрә без түземсезлек белән пандемиянең тәмамлануын көтәбез”, - ди Айгөл ханым.

Казан дәүләт яшь тамашачылар театрының тагын бер уңышы – театр артисты Елена Синицына “Зимняя сказка” спектакле белән “Икенче пландагы иң яхшы роль” номинациясендә “Тантана-2020” премиясе лауреаты булган.    

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading