16+

Орехово-Зуевода торак йортта шартлау. Һәлак булучылар бар

Мәскәү янындагы Орехово-Зуево шәһәрендә торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган, тагын 4 кеше зыян күргән.

Орехово-Зуевода торак йортта шартлау. Һәлак булучылар бар

Мәскәү янындагы Орехово-Зуево шәһәрендә торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган, тагын 4 кеше зыян күргән.

Әлеге хәл килеп чыкканда йортта яшәүчеләр өйдә булган. Шартлау нәтиҗәсендә йортның 1-5 катлары ишелеп төшкән, әмма янгын чыкмаган, дип яза "Известия". 

Мәгълүм булганча, йортның икенче подъездында газ колонкасы шартлаган. Дүрт подъездлы биш катлы өйдә 80 фатир урнашкан. Анда яшәүче 150 кеше мөстәкыйль рәвештә, калган 50 се янгын сүндерүчеләр баскычы ярдәмендә эвакуацияләнгән.

Март азагында Магнитогорск каласында да шундый бәхетсезлек очрагы булган иде. Анда хатын-кыз һәм баланың үлеме турында хәбәр ителде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading