16+

Оренбург өлкәсендә өч кызны үтерүдә шикләнелүченең фотосы таралды. Улмы?

Җинаятьченең фотосы социаль челтәрләрдә таралды.

Җинаятьченең фотосы социаль челтәрләрдә таралды.

Вәхшиләрчә үтерүчене тиз арада эзли башладылар. Ул машинада качып китәргә мөмкин дигән версия барлыкка килде. Үтерүдә 18 яшьлек Әнвәр С.ның катнашы бар дигән шик бар. Ул да Гайга Башкортстаннан килгән булырга мөмкин. Егет кызлар яшәгән Туембәт авылында яшәгән. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Әнвәр Мәләвез шәһәрендә укыган. Яхшы билгеләргә генә укуы билгеле.

"КП-Самара" язганча, әлеге егет кызларның берсе белән таныш булган. Сүз Алинә исемлесе турында бара (шәхси мәгълүматлар үзгәртелгән). Аңа ноябрьдә 18 яшь туларга тиеш булган.  Кызларның күршеләре сөйләвенчә, алар бик тыныч яшәгән, беркем белән дә конфликтка кермәгәннәр. Хәзер тикшерүчеләр берничә версияне тикшерә. Үтерүчене эзләү дәвам итә. Әнвәрнең бертуганы Илнар белән Алинәне романтик мөнәсәбәтләр бәйләргә мөмкин ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading