16+

Оренбург өлкәсендә спиртлы эчемлектән агуланып үлүчеләр саны 17гә җиткән!

Оренбург өлкәсендә суррогат алкоголь эчеп агуланып үлүчеләр саны 17гә җиткән. 

Оренбург өлкәсендә суррогат алкоголь эчеп агуланып үлүчеләр саны 17гә җиткән. 

Агулы спиртлы эчемлек эчеп барлыгы 33 кеше зыян күргән. Аларның 17се үлгән. Өлкәнең сәламәтлек саклау министры Татьяна Савинова сүзләренчә, үлгән кешеләрнең анализында метанол – агу табылган. Кайбер кешеләрдә аның күләме үлем дозасыннан 3-5 тапкырга артыграк булган.

Зыян күргән һәм вафат булган кешеләр спиртлы эчемлекне Орск шәһәрендәге бер базадан алган. Анда эшләүчеләр кулга алынган.

Фаҗига булган урынга өлкә губернаторы Денис Паслер барган.

Орсктагы базадан спиртлы эчемлек алучы башка кешеләрне дә барлыйлар. Табиблар аларның гомерен саклап калып була әле, дип фаразлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading