16+

Оренбург янындагы полигонда Татарстан егетләре күнекмә үтә

Үзәк хәрби округының контракт нигезендә хезмәт итүче артиллеристлары Оренбург өлкәсендәге полигонда шартлы дошманның ныгытылган командование пунктларын һәм бронетехникасын юк итәргә өйрәнә. Бу хакта "Татар-информ" га Үзәк хәрби округының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Укулар Тоцк полигонында уза. План буенча, дошман позицияләре «Орлан-10» пилотсыз аппаратлары ярдәмендә ачыклана. Дошманны юк итү өчен 122 мм гаубица Д-30 чыгарылган.

Махсус хәрби операциядә хәрби хәрәкәтләр тәҗрибәсе булган тәҗрибәле инструкторлар ярдәмендә артиллеристлар дошманга позицияләреннән һөҗүм ясый. Һавадан аларга пилотсыз аппаратлар ярдәм итә, алар шартлы дошманны максималь рәвештә юк итү өчен күрсәтмәләр бирә.

Барлыгы күнекмәләрне өйрәнүдә 100 гә якын хәрби хезмәткәр катнашкан. Шулай ук 10 берәмлектән артык хәрби техника җәлеп ителгән.

Искәртеп узабыз, Татарстан волонтерларыннан өч яңа исемле батальон оештырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading