16+

Организмны ашап та “чистартып” була

Йортны гына түгел, организмны да вакыт-вакыт чүптән арындырырга кирәк. Моның өчен безгә сигез ризык ярдәмгә киләчәк.  

Организмны ашап та “чистартып” була

Йортны гына түгел, организмны да вакыт-вакыт чүптән арындырырга кирәк. Моның өчен безгә сигез ризык ярдәмгә киләчәк.  

Лимон 
ОРВИ, ГРИППның беренчел билгеләрен сизүгә лимон белән чәй эчәргә күнеккән без. Элек-электән лимон С витаминына бай, шул рәвешле төрле вирусларга каршы торырга ярдәм итә, дигән фикер калган. Ләкин аның файдасы моның белән генә чикләнми. Лимон организм өчен агулы булган токсиннарны таркатырга ярдәм итә. Шулай ук ул бавыр эшчәнлеген яхшырта, канны чистарта.

Чөгендер
Бакча түрендә генә үскән бу үзенчәлекле яшелчәдә әллә ничә төрле витаминнар саклана икән. Чөгендер магний, кальций, цинк, тимер, бета-каротин, С, В3, В6 витаминнарына бай. Алар бавыр һәм үт куегында сакланган зарарлы матдаләрне чыгарырга ярдәм итә. Чөгендердәге клетчатка ашкайнату системасын яхшырта. Организмны чистарту өчен аны чи килеш яшелчә һәм лимон согы белән ашарга киңәш итәләр.

Алма
Алма бавырның дусты. Ул бавырны токсиннардан чистартучы үт куыгы согы бүлеп чыгарырга ярдәм итә. Алмада булган пектин организмны авыр металлардан, зарарлы матдаләрдән арындыра. Ләкин кибет киштәләрендә елмаеп торган матур алмаларга кызыкмагыз, аларның файдасына караганда зыяны күбрәк. Үз бакчагызда үскәннәре белән сыйланыгыз.

Яшел яшелчәләр
Яшел төстә булган яшелчәләрдә хлорофилл бар. Ул үз чиратында организмнан авыр металлар, токсиннар, гербицид һәм пестицидларны чыгарырга ярдәм итә. Яшел тәмләткечләр, кыяр, сельдерей, брокколи шулай ук канны чистартырга ярдәм итә, аны кислород белән баета.

Сарымсак
Сарымсак вируслар белән көрәшә. Икенче төрле аны табигый антибиотик дип тә йөртәләр әле. Ул бавырны чистартырга да ярдәм итә.

Диңгез суүсентеләре
Суүсентеләрендәге антиоксидантлар канны чистарта, ашкайнату системасын тәртипкә китерә. Альгин кислотасы ашкайнату системасында булган зарарлы токсиннарны үзенә сеңдерә һәм кешегә зарар китермичә генә организмнан чыгарырга ярдәм итә. Суүсентеләр шулай ук файдалы минералларга бай. Диңгез кәбестәсен (ламинарий) генә алыйк, анда хлор, калий, натрий, магний, кремний, фосфор, йод, кальций, тимер, цинк, ванадий, марганец, никель, кобальт, молибден бар.

Яшел чәй
Яшел чәйнең кара чәйгә караганда күпкә файдалырак икәнен барыбызда белә инде. Беренчедән, ул яшьлекне саклап калучы антиоксидантларга бай. Икенчедән, мондый чәйдә катехиннар бар. Алар бавыр эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук яшел чәй күзәнәкләрне су белән тәэмин итү вазифасын үти.

Кориандр (кинза)
Ул яман шеш, депрессия, калкансыман биз авыруларын булдыручы, гормоннар эшчәнлеген бозучы токсиннарны чыгарырга ярдәм итә. Кинза аларны кан, тукыма, органнардан “суырып” ала диярлек.

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading