16+

Өстенә кар төшеп, 13 яшьлек малайның гомере өзелгән

Фаҗига Мәскәү өлкәсендә Красногорск районының Захарково авылында килеп чыккан. Йорт түбәсеннән кар һәм боз сөңгесе килеп төшү сәбәпле бер бала һәлак булган.

Фаҗига Мәскәү өлкәсендә Красногорск районының Захарково авылында килеп чыккан. Йорт түбәсеннән кар һәм боз сөңгесе килеп төшү сәбәпле бер бала һәлак булган.

Ул эте белән урамга йөреп керергә чыккан була. Әнисе бала озак керми торгач, аны эзләргә чыга. Һәм кар астындагы улын күреп, мөстәкыйль рәвештә казырга керешә. Малайның сулыш алмавын сизгәч, табибларны чакырталар. 

Малайга 13 яшь иде. Һәлакәт урынына килеп җиткән Ашыгыч ярдәм бригадасы табиблары аның якыннарына баланың үлеме турында хәбәр иткән. Тикшерүчеләр бу факт буенча тикшерү үткәрә.

Сак булыгыз! Һава торышы тотрыксыз, әле суыта, әле җылыта. Шуңа йорт түбәләреннән кар һәм боз төшү очраклары да булырга мөмкин. Коткаручылар сак, уяу булырга, мөмкин булган кадәр биналар стенасы янәшәсеннән йөрмәскә чакыра. Бинадан чыккач түбәдә җыелган кар массасына, боз һәм боз сөңгеләренә игътибар бирергә. Бигрәк тә балалар иминлегенә аерым игътибар бирү сорала.
-Әгәр тротуар буйлап барганда өстән шикле тавыш ишетелә икән-туктап, башны өскә күтәреп, анда нәрсә бар икән дип карарга ярамый. Бу кар яки каткан боз ишелүе булырга мөмкин. Тиз арада стенага таба елышырга кирәк, түбә козырегы саклагыч объект булып хезмәт итәчәк, дип кисәтә коткаручылар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading