16+

Отпускларны арттырырга тәкъдим итәләр. Кемнәргә?

Тәмәке тартмаучы хезмәткәрләргә отпускларын арттырырга тәкъдим иттеләр.

Тәмәке тартмаучы хезмәткәрләргә отпускларын арттырырга тәкъдим иттеләр.

Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хамзаевның премьер-министр Михаил Мишустин исеменә язган хатында тәмәке тартмаучы гражданнар өчен еллык отпускны ун көнгә арттырырга тәкьдим итте. Җәмәгать эшлеклесе ассызыклаганча, тәмәке тартучы гражданнар "зыянлы" гадәткә көненә 60 минут эш вакытын сарыф итә, ягъни календарь елда якынча 20 эш көне була дигән сүз. Хамзаев ачыклык керткәнчә, шул ук вакытта тәмәке тартучы хезмәткәрләр аркасында китерелгән барлык чыгымнар эш бирүчеләр һәм дәүләт өстенә төшәчәк.

- Россия Федерациясе Хезмәт кодексына тәмәке тартмаучы хезмәткәрләр өчен елына өстәмә ун көн ял кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм, - дип язылган мөрәҗәгатьтә. Хамзаев хәбәр иткәнчә, мондый бүләкләүнең уңай үрнәге тәмәке тартучы хезмәткәрләргә начар гадәтләреннән баш тарту өчен этәргеч булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading