16+

Өй арендалап киндераш үстергән

Казанның Товарная урамындагы шәхси йортта янгынны сүндергән вакытта киндераш әзерләү өчен көйләнгән корылма табылган.

Казанның Товарная урамындагы шәхси йортта янгынны сүндергән вакытта киндераш әзерләү өчен көйләнгән корылма табылган.

Полиция хезмәткәрләре анда савытлардагы үсентеләр, аларны тукландыру өчен ашламалар, лампалар һәм башка җайланмаларга тап булган. 

Хокук саклау органнары вәкилләре ачыклаганча, өй хуҗасы өч шәхси йортны арендалаган, шуларның икесендә наркотик үсемлекләр үстерү белән шөгыльләнгән. Янгын чыгуның сәбәбе дә шундагы җайланмаларның артык кызуы аркасында булырга мөмкин. 37 яшьлек хуҗа янгынны үзе генә җиңә алмагач, коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.

Әлеге ир-атка карата “Законсыз рәвештә наркотик матдәләре булган үсемлекләрне культуралаштыру” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading