16+

Өй эшен аңлатканда, инфаркт булган

09 ноября 2019, 11:55
1261
0
1
Уку өчен 2 минут

Кытайда бер хатын баласына математикадан өй эшен аңлатканда инфаркт кичергән.

Кытайда бер хатын баласына математикадан өй эшен аңлатканда инфаркт кичергән.

Asia One интернет чыганагы язганча, 36 яшьлек хатын 3нче сыйныфта укучы улына математикадан кагыйдә аңлатырга тырышкан. Әмма улы һаман төшенмәгән.

Ахырдан хатынның хәле начарланган. «Нык ачуым чыкты, шартлыйм, дип торам. Шул чак йөрәгем еш тибә башлады, сулый алмадым»,– дигән ул әңгәмәсендә. Табиблар аңа миокард инфаркты диагнозы куйганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading