16+

Өйдә акчаны кая сакларга ярый һәм ярамый?

Ни өчен акчаны китап арасында сакларга ярамый?

Ни өчен акчаны китап арасында сакларга ярамый?

Бу көннәрдә бик күп кеше банклардан акчасын алды. Аларны өйдә саклыйсы булсагыз, белгеч киңәшенә колак салыгыз. Финанслар белән идарә итү югары мәктәбенең финанс дисциплиналары кафедрасы мөгаллиме Валерий Корнейчук кәгазь акчаны яктылык чыганаклары һәм дымлы булмаган караңгы урында сакларга куша, дип яза lenta.ru. Махсус вакуумлы савытлар кулланырга була. Алар кояш нурларыннан, дымнан яхшы саклый. Пыяла банкада яки пластик конетйнерда да сакларга мөмкин. Ә менә китапларда саклау дөрес түгел, чөнки полиграфия буявы банкнотта эз калдырырга мөмкин. Кәгазь акчаны үтүк белән дә үтүкләргә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading