16+

Өйдә дәвалануның нәтиҗәсе аянычлы тәмамлана

«Челнинские известия» язганча, хастаханәгә бармыйча гына, өендә дәваланган ир-ат вафат булган.

«Челнинские известия» язганча, хастаханәгә бармыйча гына, өендә дәваланган ир-ат вафат булган.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән хастага табиблар берни белән дә ярдәм итә алмаганнар.

8 июньдә ир-атны каты авырулар белән хастаханәгә алып килгәннәр. Баксаң. ул 6 июньдә саксызлык аркасында үз йорты подъездында егылып имгәнгән икән.

Көчле авыртулар пәйда булуга карамастан, 55 яшьлек ир-ат өйдә генә савыгырга карар кылган, табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Әмма хәле кискен рәвештә авырлаша һәм аңа "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килә. Рентген тикшерүе аңа хирургия ярдәме таләп ителгәнлеген күрсәткән. Егылуы аркасында, аның кабыргасы сынган һәм ул үпкәсен тишеп кергән икән.

Табибларның тырышлыгына карамастан, Чаллы кешесе хастаханәдә һәлак була. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading