16+

Озак бергә торган парлар бер төрле ис һәм тәм ярата башлый

Озак бергә яшәүче парлар тора-бара бер төрле тәм һәм исләрне ярата башлый икән. Мондый нәтиҗәгә Польша галимнәре килгән.

Озак бергә яшәүче парлар тора-бара бер төрле тәм һәм исләрне ярата башлый икән. Мондый нәтиҗәгә Польша галимнәре килгән.

Галимнәр өч айлык гаиләләрдән алып, 45 ел бергә торган 100 парны тикшергән. Алар парларның лаванда, ак шоколад, кофе, кока-колла, какланган ит, лимон, бал кебек исләрне ошату-ошатмау ягын сынаган. Катнашучылар шулай ук баллы, тозлы, ачы, борычлы тәмнәрне ярату-яратмавы буенча да тест узган.

Парлар ничек озаграк бергә яши, шуның кадәр ис һәм тәм яратулары охшашрак була дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

Азык-төлектә булган охшашлыклар романтик мөнәсәбәрләргә дә уңай тәэсир ясый икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading