16+

Озак вакыт яман чир белән көрәшкән хатынның ике баласы ярымятим калган

Аксубайда яшәүче ике бала әнисенә ярдәм кирәклеге турында моңарчы язып чыккан идек.

Аксубайда яшәүче ике бала әнисенә ярдәм кирәклеге турында моңарчы язып чыккан идек.

38 яшьлек Энҗе Галиуллинага (Дәүләтшина) озак вакыт Төркиядә, Антальяның Медикал Парк клиникасында даваланды. 2020 елдан бирле Энҗе кан рагы белән көрәште. Аңа көчле лимфобласт лейкозы диагнозы куелган иде, химия терапиясе, сөяк миен күчереп утырту таләп ителде. 2022 елда рецидив була, шуннан соң бик көчле химиотерапия курсы узган һәм Санкт-Петербург шәһәрендә сөяк миен күчереп утырту операциясенә әзерлек барган.

Кызганычка каршы, химиотерапиянең соңгы курсы сизелерлек нәтиҗә бирми, һәм илебез табиблары мондый хәлләрдә дәвалану протоколлары һәм медикаментлар булмау аркасында берни дә эшли алмый. Дәвалауны Анталия шәһәрендәге Медикал Парк клиникасы докторлары дәвам итәргә килешә.  

Клиниканың иң яхшы табиблары: профессор Бюлент Эсер һәм профессор Рахшан Йылдырым Энҗенең тормышы өчен көрәшә. Дәвалау өчен 8 300 650 сум кирәк булган.

Энҗенең якыннары барлык битараф булмаган татарстанлыларны әлеге сумманы җыюда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән иде. 
Әмма, ни кызганыч, тиешле сумма җыелмый. Энҗенең Төркия клиникасында вафат булуы турында хәбәр килеп иреште. Аны иртәгә Татарстанга алып кайтачаклар. Энҗенең ике сабые ятим калган. Клиникада дәвалану, башка төр чыгымнар өчен дә Галиуллиннарның шактый зур суммадагы бурычлары җыелган. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Саклык Банкы Картасы: 4276 6200 4435 9309   Тинькофф Банкы картасы: 5536 9139 9710 8119.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading