16+

Пакетлы чәй эчмәгез: аларда кеше өчен куркыныч булган эчәклек таякчыгы табылган

«Роскачество» оешмасы иң популяр яфраклы һәм пакетланган чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәклек таякчыгы, күгәрек һәм пестицид эзләре табылган, дип яза РИА Новости .

«Роскачество» оешмасы иң популяр яфраклы һәм пакетланган чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәклек таякчыгы, күгәрек һәм пестицид эзләре табылган, дип яза РИА Новости .

Экспертлар 35 сәүдә маркасының яфраклы һәм пакетланган 48 чәен тикшергән. Продукт 178 төрле сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча тикшерелгән. «Роскачество» оешмасы җитди хокук бозулар, шулай ук буягычлар, ароматизаторлар, ком яки чүп үләннәре кушылмалары бер генә чәйдә дә булмаган.

Пакетланган 11 чәйдә эчәклек таякчыгы бактерияләре төркеме табылган.

Шулай ук пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга артык икәнлеге ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading