16+

Пандемия чорында табиб Елена Малышевадан кибетләргә йөрү буенча киңәшләр

"Жить здорово"тапшыруын алып баручы табиб Елена Малышева пандемия чорында кибеткә ничек йөрергә кирәклеген күрсәтте.

"Жить здорово"тапшыруын алып баручы табиб Елена Малышева пандемия чорында кибеткә ничек йөрергә кирәклеген күрсәтте.

Популяр телевидение алып баручысы Елена Малышева коронавирус пандемиясе вакытында ничек итеп кибеткә йөрергә кирәклеген күрсәтте. Үзенең кибетләргә булган сәфәрен табиб телефондагы видеосына төшергән һәм әлеге язманы инстаграмдагы сәхифәсенә урнаштырган.

Кибеткә керер алдыннан Малышева респиратор һәм перчаткалар кияргә киңәш итә. Аннары азык-төлек салына торган арба яки кәрзиннең тоткасын дымландыргыч салфеткалар (влажные салфетки) белән эшкәртергә кирәк, ди. Кассада карта ярдәмендә, ягьни контактсыз ысул белән түләү кулайрак.
 

Перчаткаларны табиб өйгә кайтып җиткәнче, салырга киңәш итми, чөнки юлда әле ишек тоткаларына кагылырга, яисә домофон һәм лифт төймәләренә басарга кирәк булачак. Ә инде өйгә кергәч, перчаткаларны составында спирт булган махсус эремә белән эшкәртергә кирәк, шуннан соң гына аларны салырга киңәш итә табиб.

Махсус төргәкләрдә сатылган товарларны дезинфекцияләүче салфеткалар белән сөртергә, ә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне кайнар су белән юу мәслихәт икән. Шулай ук Малышева шундый ук салфеткалар белән сумкасын эшкәрткән, ә кибеттән алган полиэтилен пакетын, гомумән, ташлаган. 

- Һичшиксез. кулларны сабын һә спиртлы чаралар белән юарга кирәк, ди табиб язмасын йомгаклап. 

Сәламәт булыйк, дуслар.  Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк. 
 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

1️⃣ Наденьте обычные перчатки или хирургические ? 2️⃣ Протрите влажными салфетками ручки тележки ? 3️⃣ Сохраняйте дистанцию с другими людьми 4️⃣ Оплачивайте покупки картами или бесконтактными мобильными системами ? 5️⃣ Кнопки домофона и лифта нажимайте косточкой пальца 6️⃣ Обработайте покупки дезинфицирующими салфетками 7️⃣ Овощи и фрукты вымойте горячей водой? 8️⃣ Избавьтесь от пакета, в котором принесли продукты 9️⃣ Протрите поверхности, к которым прикасались ? ? Вымойте руки с мылом или спиртосодержащими средствами ?? Смотрите новое видео из цикла «Малышева объясняет» в IGTV и на моём YouTube-канале MALYSHEVA.LIVE #малышеваобъясняет #запродуктами #коронавирус #еленамалышева #житьздорово #здоровье

Публикация от Елена Малышева (@malysheva.live)


 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading