16+

Пандемиягә бәйле, Татарстанда укучыларның кышкы каникуллары озынайтылырмы?

Бу уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачыклык кертте.

Пандемиягә бәйле, Татарстанда укучыларның кышкы каникуллары озынайтылырмы?

Бу уңайдан ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачыклык кертте.

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар, дип яза “Татар-информ” МА.

«Каникуллар озайту уңаеннан без сөйләшүләр алып бармыйбыз. Бездә барысы да тәртип буенча. Закон буенча каникул вакыты уку елы дәвамында 30 көн тәшкил итә. Кышкы каникуллардан соң язгы каникулларга күбрәк вакыт калдырабыз, чөнки бу чорга балалар һәм укытучылар арыган була. Шуңа күрә каникулларга күбрәк вакыт бу чорда булырга тиеш», - диде мәгариф һәм фән министры. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading