16+

"Пандемиянең негатив яклары- кеше гомере кыскару һәм үлем очраклары арту"

Бу хакта ил башлыгы әлеге минутларда бара торган еллык матбугат очрашуында белдерде.

Бу хакта ил башлыгы әлеге минутларда бара торган еллык матбугат очрашуында белдерде.

Бу минутларда Владимир Путин журналистлар белән очрашу уздыра.

“Дөнья бу ике елда коронавирус белән көрәш алып барды. Бу икътисади кризистан ничек чыгып була? Халыкның тулысынча вакцинацияләнүен көтәргәме? Хөкүмәт эшен һәм Үзәк банк эшен ничек бәялисез?”, - дигән сорау яңгырады Президент адресына.

“Бу көрәш хәзер дә бара. “Омикрон”ның таралуының нинди куркыныч икәнен беләбез. Безнең галимнәребез Көньяк Африка Республикасында хәзер эш алып бара. Белүебезчә яңа штамм шунда ачыкланды.

Россия икътисадына килгәндә, коронавирус инфекциясе белән очрашканнан соң, безнең икътисадыбыз мөмкин кадәр модернизацияләнгән һәм мондый шокларга тотрыклырак булуын күрсәтте. Бик күп алга иткән илләр икътисадына караганда да. Икътисади күрсәткечләр бары 3 процентка гына төшкән иде”, - дип белдерде Владимир Путин.

Яңа Россия тарихында беренче тапкыр илдә 90 млн квадрат метр торак төзелгән.

Реаль хезмәт хакы үсеше 4,1 процент тәшкил итәчәк. Бу инфляцияне дә исәпләгәндә.

Сүз уңаеннан, белгечләр киләсе елга инфляцияне 8 процент булачак дип фаразлый. 

Пандемиянең негатив якларына килгәндә, моңа  кеше гомеренең кыскаруы, үлемнәрнең артуы дип атады Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading