16+

Пәнҗешәмбедән җомгага кергән төш нәрсә аңлата?

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә кабул була торган төш керә дигән ышану астрологлар, эзотериклар тарафыннан уйлап чыгарылмаган, ул инде элек-электән үк яши.

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә кабул була торган төш керә дигән ышану астрологлар, эзотериклар тарафыннан уйлап чыгарылмаган, ул инде элек-электән үк яши.

Безнең ата-бабаларыбыз астраль дөнья белән тыгыз элемтәгә игътибар иткәннәр, ул бу төндә киләчәккә күз салырга һәм агымдагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә дип ышанганнар.

Җомгага каршы төндә төшләр үзләренең хисчәнлеге һәм эмоциональлеге белән аерылып тора. Хатын-кызлар еш кына бу төндә үзләренә гашыйк булган ир-ат турында, булачак туй яки якынлашып килүче йөклелек турында белә алалар. 

Җомга төнендәге начар төшләр төш күрүченең эмоциональ һәм психологик арыганлыгы турында сөйли. Бу стресс, депрессия булуы турында кисәтә.

Әгәр төштә хатын-кыз сезгә ниндидер киңәш бирә икән, аны истә калдырырга кирәк. Шул образ аша сезнең белән интуициягез сөйләшә, һәм бу киңәш нинди дә булса мөһим мәсьәләне хәл иткәндә, бигрәк тә мәхәббәт өлкәсендә кирәк була ала.

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә “киресенчә” төшләр керә. Әгәр төшегездә низаглар яки башка тәртипсезлекләр күрәсез икән, өнегездә бу һич тә булмаячак. 

Аклы-каралы төшләр йокы күрүченең арыганлыгы турында сөйли, әмма шул ук вакытта киртәләрне җиңү, максатларга ирешү, конфликтларны хәл итү вәгъдә итә. Төсле төшләр, киресенчә, төш күрүченең икеләнүчәнлеген, үз-үзенә ышанмавын күрсәтә. Мондый төшләр якын арада бернинди мөһим вакыйгалар булмаячак дип кисәтә.

Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә якты сурәтләр тормыштагы тискәре этапның тәмамлануы турында сөйли. Төшегездә салават күпере, ут яки кояшның якты нурларын күрсәгез-барлык проблемаларның хәл ителүен көтегез, ак полоса килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading