16+

Париждагы Сабантуй батыры булып Татарстан егете танылды

24-25 май көннәрендә Парижда милли бәйрәм - Сабан туе кысаларында халыкара көрәш турниры узды, дип хәбәр итә Татар-информ. Марс кырындагы турнирны Россия һәм Халыкара көрәш федерацияләре оештырды.

Парижга бил алышырга Россия данын якларга Татарстан көрәшчеләре - Ильмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Башкортстаннан, соңгы елларда республика ярышларында Теләче районы өчен бил алышучы Артур Зөлкәрнәев киткән иде.

Егетләр өчесе дә уңышлы чыгыш ясаган - үз авырлыкларында - 70, 90 һәм 90 килограммнан югары үлчәүдә җиңүче булган.

Ә баш батыр - Теләче егете Раил Нургалиев. Раил быел федераль Сабан туенда баш батыр булып танылган иде инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading