16+

Партияләрне дә өмет яшәтә

Татарстанда 13сентябрьдә республика Президентын сайлаулар белән беррәттән муниципаль сайлаулар да узачак. Казан шәһәр Думасына илле депутат сайланачак.

Партияләрне дә өмет яшәтә

Татарстанда 13сентябрьдә республика Президентын сайлаулар белән беррәттән муниципаль сайлаулар да узачак. Казан шәһәр Думасына илле депутат сайланачак.

Шәһәрнең үзәк сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев таныштырганча, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Казан җирле бүлеге депутатлыкка кандидат итеп теркәү өчен утыз кешедән торган исемлек тапшырган.

- Шәһәр Думасында 50 депутат, һәр партия Думада күпчелекне тәшкил итәргә өметләнә, - ди Фәрит Каюм улы.

Мәсәлән, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе-21, ЛДПР-23 һәм "Справедливая Россия" партиясе 25 кандидат күрсәткән. "Россия коммунистлары коммунистлар партиясе", "Россия ветераннары партиясе", "Ватан" партиясе төбәк бүлекләре дә шәһәр Думасында "урын" алырга тели.

Бер мандатлы сайлау округларына чыгарылачак кандидатларның 23 проценты хатын-кызлар. 12 август - Казан шәһәренең өченче чакырылыш Думасына депутатлыкка кандидатлар теркәүнең соңгы көне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading