16+

Паспортта никахны теркәү һәм балалар турында тамга кую мәҗбүри булмый?

Никах һәм балалар булуы турында паспортта теркәү турындагы язу цифрлаштыру аркасында мәҗбүри булудан туктады.

Никах һәм балалар булуы турында паспортта теркәү турындагы язу цифрлаштыру аркасында мәҗбүри булудан туктады.

2023 елдан россиялеләр электрон паспортлар алачак.

"Дәүләт идарәсенең цифрлы трансформациясе шартларында, гражданнар турында төп мәгълүматлар хакимият органнарының мәгълүмати системаларында туплана һәм тиешле ведомстволарга запрос буенча бирелә, паспортта никахны теркәү һәм балалар турындагы тамга кую зарурлыгы юк", - дип җавап биргәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгында.

Исегезгә төшерәбез, 2023 ел башыннан россиялеләр электрон паспортлар алачак. 1 июльдән Россия паспортын рәсмиләштерү срогы биш көнгә кадәр кыскартылачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading