16+

Паспортыңны алмаштырмасаң да була әле

Россия Президент әлегә иске паспортны да, машина йөртү таныклыгын да кулланырга рөхсәт бирде.

Паспортыңны алмаштырмасаң да була әле

Россия Президент әлегә иске паспортны да, машина йөртү таныклыгын да кулланырга рөхсәт бирде.

Куллану срогы чыккан паспортларны һәм машина йөртү таныклыкларын 15 июльгә кадәр кулланып булачак. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, моңа кагылышлы законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. 

"РФ территориясендә Россия гражданинының шәхесен аныклаучы паспортның, машина йөртү таныклыгының 1 февральдән 15 июльгә кадәр куллану вакыты чыккан яисә чыгачак икән, ул документлар үз көчендә кала", - диелә "РИА Новости" хәбәрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading