Татарстанда әле бер генә җәмәгать туклануы предприятиесе дә төн уртасыннан соң эшләргә рөхсәт алмаган. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Хөкүмәтнең "Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таралуны булдырмау чаралары турында" карары нигезендә кафе, барлар һәм рестораннар оешма персоналы COVID-19ка каршы прививка кадаткан очракта гына төн уртасыннан соң эшли ала.
Роспотребнадзорга вакцинация турында сертификатлар күрсәткәннән соң, җәмәгать туклануы предприятиеләре эшенә рөхсәт бирүче бәяләмә алырга мөмкин. Гаризалар өч көн дәвамында карала. Тик әлегә, Патяшина сүзләренчә, төн уртасыннан соң эшкә рөхсәтне бер генә оешма да алмаган.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек Татарстан Министрлар Кабинетында кафе, барлар һәм рестораннарга, хезмәткәрләр коронавируска каршы прививка кадаткан очракта, 00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чорда эшләргә рөхсәт иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар