16+

Печән базары кунаклар көтә

Заманча татар фестивале – “Печән Базары” быел җиденче тапкыр уздырыла.

Заманча татар фестивале – “Печән Базары” быел җиденче тапкыр уздырыла.

Әлеге чараны 17-18 август көннәрендә, Кабан күле яр буенда күреп булачак.

Программа кысаларында барлыгы 15 мәйданчык эшлиячәк. Төп һәм иң популяр мәйданчыкларның берсе дизайн-маркет булып кала. Фестивальнең беренче елларында анда 15-20 дизайнер катнашса, быел исә 200 дизайнердан оештыручылар иң-иңнәрен 120 сайлап алганнар. Алар арасында Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән, хәтта Казахстаннан да вәкилләр бар.
Оештыручы Гүзәлия Гыйниятуллина фикеренчә, татар мәдәнияте белән кызыксынучы дизайнерлар тулы бер ешма буларак үсеп чыктылар. Алар арасыннан гел калфак, түбәтәй ясаучыларны гына сайлап алып булмый. Замана үзгәрә, дизайн үсә, гамәлләребез Европа дәрәҗесенә күчәргә тиеш. Дизайнерлар да әлеге таләпләрне истә тотып сайлап алу процессы үткән.
Шулай ук фестиваль мәйданчыгында Татарстан фермерлары үстергән продуктлар маркеты узачак. Секонд-хенд мәйданчыгыннан җыелган акча хәйриячелек, дәвалауга китәчәк.

Татарларның тагын бер яраткан темасы ул – аш-су яки фудкорт. Фестивальдә бик күп төрле татар ашлары тәкъдим ителчәк.
Печән базарында, мәдәни чара буларак, әдәбият, кино, җанлы акустик концерт мәйданчыклары да булачак. Мәсәлән, кино мәйданчыгында журналист Рәдиф Кашапов һәм продюссер Ильяс Гафаровның  “Туңган як: Финляндия” фильмыннан өзекләр күрсәтеләчәк. Шулай ук Иван Меркутов, Байбулат Батуллин һәм башка режисерларның иҗатлары тәкъдим ителәчәк.

Фестивальга балалар белән килсәгез, тагы да яхшырык булачак, чөнки сабыйларның үз мәйданчыгы көтелә. Фестивальнең бер өлешен лекторийләр алып тора. Алар арасында “Деспотизм: фәлсәфи-тарихи караш”, “Олы су басу фаҗигасе Казанда һәм Татарстанда”, “Казанның символик киңлегендә милли код”, “Проказан. Шәһәргә ике мең ел”, “Репрессияләр: совет лагерендагы тормыш турында хикәяләр”, экология, дөрес туклану буенча лекцияләр көтелә.

Экскурсияләр турында шулай ук әйтеп китми мөмкин түгел. Җәяүледән тыш, фестивальдә самокат экскурсиясендә катнашып булачак. Кабан күле һәм Иске татар бистәсе тирә-юне каралачак.

Төп мәйданчыклардан тыш, фестивальдә бик күп остаханәләр эшләве көтелә. Актерлык осталыгы, каллиграфия, шәҗәрә, рәсем ясау буенча остаханәләр, өстәл уеннары зонасы эшләячәк. Фестиваль территориясендә “Кисекбаш” инсталляциясе һәм “Гаилә” фотозонасы фонында искиткеч фотографияләр ясап булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading