16+

Педофиллар гомерлеккә иректән мәхрүм ителәчәк

Федерация Советы педофиллар өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы канунны хуплады.

Федерация Советы педофиллар өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турындагы канунны хуплады.

Федерация Советы педофил-рецидивистлар өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүне күздә тоткан законны хуплады. Документ хәзер Президент Владимир Путинга имза кую өчен җибәрелде.
Нәтиҗәдә, гомерлеккә иректән мәхрүм итү түбәндәгеләргә кагылачак:
— 18 яшькә кадәрге балаларны мәсхәрәләгән педофил-рецидивистларга;
— ике һәм аннан да күбрәк бала корбан булган очракта;
— бу башка төр авыр яки аеруча авыр җинаять кылу белән бәйле булса.

 Россия Җинаять кодексының 131нче ("Көчләү") һәм 132нче ("Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре") маддәләрендә тиешле төзәтмәләр барлыкка киләчәк.
Күрсәтелгән җинаятьләр буенча беренчел тикшерү Тикшерү Идарәсе компетенциясендә булачак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading