16+

Пенсионерларга һәм күп балалы гаиләләргә нинди ташламалар каралган?

Пенсионерлар милек өчен салым түләмәү хокукына ия.

Пенсионерлар милек өчен салым түләмәү хокукына ия.

Дәүләт Думасы Россиядә яшәүчеләргә алар «белеп бетермәскә мөмкин булган» ташламалар турында сөйләде. Бу хактагы мәгълүмат ведомствоның «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнар яшәү шартларын яхшырту өчен фатирларын сатканда физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләмәскә хокуклы. Шул ук вакытта яңа торакны элеккеге фатирны саткан елны яки киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча алырга кирәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Пенсионерлар милек өчен салым түләмәү хокукына ия. Моның өчен аларга Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ташлама һәр төр милек объектына кагыла. Мисал өчен, фатир, йорт һәм гараж.

Күп балалы гаилә, пенсионер, беренче һәм икенче төркем инвалид, шулай ук инвалид бала тәрбияләгән гаилә алты сутый җир кишәрлегенә салым түләргә тиеш түгел.

Өч яшькәчә бала, шулай ук күп балалы гаиләдәге алты яшьтән кечерәк балалар бушлай дару алырга хокуклы. Аларны педиатр рецепты буенча ташламага ия булучылар даруханәсендә бирәләр.

НДФЛ түләү гражданинга салымны кайтартуны рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Бу фатир сатып алуга, ипотека, уку яки медицина хезмәте өчен түләү, хәйриячелеккә һәм башкаларга кагыла.

Әгәр торак һәм коммуналь хезмәтләр чыгымнары төбәктә билгеләнгән гаилә кеременнән артып китә икән, гаилә субсидия алырга мөмкин. Ветеран, инвалид һәм күп балалы гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр чыгымнары өчен компенсация алырга хокуклары бар.

2018 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче яки өченче бала туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган очракта айлык пособие алырга мөмкин. Бу гаиләнең бер әгъзасының кереме икеләтә яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Пособиянең күләме төбәктә балага билгеләнгән яшәү минимумы күләмен тәшкил итә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading