16+

Пенсионерларны сентябрьдә тагын нинди яңалык көтә?

Пенсионерлар 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган өстәмә түләүләр алачак.Әмма яңалыклар моның белән генә бетми әле.

Пенсионерлар 1 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган өстәмә түләүләр алачак.Әмма яңалыклар моның белән генә бетми әле.

Кайбер Россия төбәкләрендә пенсионерларга Өлкәннәр көненә багышланган түләүләр биреләчәк. Ярдәм итү күләме һәр төбәккә бәйле, шуңа күрә ул аерылып торырга мөмкин.
Түләү шартлары шулай ук төрлечә: бер тәбәктә бу билгеле бер яшькә карап түләнәчәк яки субъектта озак яшәү һәм эшләү зарурлыгы булачак, икенчеләрендә инвалидлык пенсиясен алу мәҗбүри булып тора.

Моннан тыш, 80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр өчен дә түләүләр каралган. Алар өчен икеләтә күләмдә теркәлгән сумма түләнәчәк. 15 яки 20 ел Ерак Төньякта эшләүчеләрнең пенсияләре артачак. Сүз биредә хатын-кызлар өчен 20 еллык стаж, ә ирләр өчен - 25 еллык хезмәт итү турында бара.

Моннан тыш, 1 октябрьдән Россиядә хәрби пенсияләрнең күләме, шулай ук хәрбиләрнең окладлары индексацияләнәчәк. Түләүләрне контракт буенча яки чакыру буенча хәрби хезмәт узучылар, Росгвардия, Эчке эшләр министрлыгы, ФСБ, ФСИН, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка ведомстволарның элеккеге хезмәткәрләре алачак, дип яза РЕН ТВ.

15 сентябрьдә Россия Пенсия фондында пенсионерларга "авыл стажы" өчен түләүләрне исәпләүдәге үзгәрешләр турында искә төшерделәр. Шулай итеп, Россия пенсионерлары шәһәргә күчкәннән соң да 25 процент күләмендә "авыл стажы" өчен өстәмә түләү алуны дәвам итәчәк. Фондта искәртүләренчә, иминият пенсиясенә кушылган мондый өстәмә картлык яки инвалидлык буенча пенсия алучы гражданнарга, кимендә 30 ел хезмәт стажына ия булучыларга түләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading