16+

Пенсия алды яшендәгеләрнең хокукларын яклауга зур игътибар биреләчәк

Быелдан яңа категория барлыкка килгән – «пенсия алды яшендәгеләр».

Быелдан яңа категория барлыкка килгән – «пенсия алды яшендәгеләр».

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, пениягә чыгарга биш ел калган кешеләрнең, ягъни 55 яшьлек хатын-кызларның, 60 яшьлек ир-атларның хезмәт базарында хокукларын яклауга зур игътибар биреләчәк. Республикада бу категориягә кергән 27 мең кеше исәпләнә. Алар 9 мең оешмада хезмәт итә. Пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту, белгечлекләрен алыштыру мөмкинлеге тудыру күздә тотыла. Былтыр мәшгульлек үзәкләренә 3101 пенсия алды яшендәге кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән булган. Аларның 1299 ы эшкә урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading