16+

Пенсия фондын 1 декабрьгә кадәр генә алыштырып була

Пенсия фондын алыштырырга теләүчеләр бары 1 декабрьгә кадәр генә гариза тапшыра ала.

Пенсия фондын 1 декабрьгә кадәр генә алыштырып була

Пенсия фондын алыштырырга теләүчеләр бары 1 декабрьгә кадәр генә гариза тапшыра ала.

Сүз пенсиясенең тупланма өлешен дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында саклаучылар һәм иминият компаниясен алыштырырга теләүчеләр турында бара. Татарстан пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондын алыштырырга теләгән кеше хәзер моны электрон формада да  эшли ала.  “ Хәзер дәүләтнеке булмаган пенсия фондында, күпфункцияле үзәкләрдә мондый гаризалар кабул ителми. Пенсиясенең тупланма өлешен бер фондтан икенчесенә күчерергә теләгән кеше  моны Пенсия фондының клиент хезмәте яки дәүләт хезмәтләре порталы аша эшли ала”,–  дип аңлатты Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия белгечләре, тупланма өлеш саклана торган пенсия фондын биш елдан да ешрак алыштырырга киңәш итми. Бу очракта  инвестиция керемен югалту ихтималы зур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading