16+

Пенсия турында 2 сорауга ҖАВАП

Мин эшләүче пенсионер. Эш стажым – 36 ел. Самара өлкәсендә эшләгәндә, «Хезмәт ветераны» исемен алган идем. Пенсиямә өстәмә акча тиешме? Айнур Салихов, Казан.

Мин эшләүче пенсионер. Эш стажым – 36 ел. Самара өлкәсендә эшләгәндә, «Хезмәт ветераны» исемен алган идем. Пенсиямә өстәмә акча тиешме? Айнур Салихов, Казан.

Казан шәһәренең Киров районы пенсия бүлеге белгечләре аңлатуынча, «Хезмәт ветераны» статусы өчен пенсиягә бернинди дә өстәмә акча каралмаган. Дөрес, Хезмәт ветеранына кайбер ташламалар тиеш. Бу хакта тулырак социаль яклау бүлекләрендә ачыкларга була.

***
Минем кызым тәрбиячесен югалткан буларак 23 яшенә кадәр пенсия ала. Студент. Бер ай элек рәсми төстә эшкә урнашты. Хәзер аңа пенсия тиешме?

Әнисә Сәмигуллина, Әлмәт.

Казан шәһәренең Киров районы пенсия бүлегендә клиент хезмәте җитәкчесе Вера Гордеева әйтүенчә, тәрбиячесен югалтучыга пенсия 23 яшенә кадәр бер шарт белән түләнә: ул көндезге бүлек студенты булыр­га тиеш. Шул ук вакытта әгәр дә пенсиясенә федераль социаль өстәмә түләү – ФСД кушыла икән, эшкә урнашкач, ул бетереләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading