16+

Хатын-кызларның һәм ир-атларның ничә яшьтә пенсиягә китәчәге билгеле булды

Дәүләт Думасы пенсия турындагы законга Владимир Путин керткән үзгәрешләрне кабул итте.

Хатын-кызларның һәм ир-атларның ничә яшьтә пенсиягә китәчәге билгеле булды

Дәүләт Думасы пенсия турындагы законга Владимир Путин керткән үзгәрешләрне кабул итте.

Төзәтмәләр икенче укылышта кертелде. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ  хәбәр итә.

Тугыз төзәтмәне кабул итү өчен 385 депутат тавыш биргән.

Шулай ук “Бердәм Россия" керткән төзәтмәләр дә хупланган. Шуларның берничәсе пенсиянең туплана торган өлешенә мәсьәләсенә багышланган. Аларны фракция депутатлары хәзерге пенсия яшендә – хатын-кызлар өчен 55 яшьтән, ә ирләр өчен 60 яшьтән түләргә тәкъдим итә. Икенче төзәтмә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү буенча.

Июльдә Дәүләт Думасы пенсия яшен арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул иткән иде. Бу хатын-кызлар өчен 63 яшь һәм ир-атлар өчен 65 яшь.

Август ахырында Россия Президенты әлеге карарны йомшарта алырлык берничә чара тәкъдим итте. Хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше 60, ә күпбалалы әниләр пенсиягә алдан чыга алачак.

Татарстан Республикасында пенсия яшендәге гражданнар өчен социаль ташламалар сакланачак.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading