16+

Пенсиягә чыкканчы эштән җибәрсәләр – штраф 

Россия Президенты Владимир Путин пенсия реформасын “йомшарту” турында хәбәр итсә дә, халыкның күбесе бу үзгәрешләр белән килешә алмый.

Россия Президенты Владимир Путин пенсия реформасын “йомшарту” турында хәбәр итсә дә, халыкның күбесе бу үзгәрешләр белән килешә алмый.

Пенсиягә чыгу яшен ир-атларга, хатын-кызларга биш яшькә озайткан очракта, 50 яшеннән узган кешене эшләтерләрме, дип борчыла күпләр. Моны күздә тотып, тиздән пенсиягә чыгачак кешеләрнең хокукларын яклау максатында закон да кабул итәргә җыеналар. Россиянең вице-премьеры Татьяна Голикова әйтүенчә, пенсиягә чыгарга берничә ел калган кешеләрне нигезсез эштән азат иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Бу фикерне беренче чиратта профсоюз оешмалары һәм эш бирүчеләр белән хәл итү дөрес булачак. РИА “Новости” хәбәр итүенчә, Татьяна Голикова пенсиягә чыгарга өлгергәнче кешене эшеннән җибәрәләр икән моның өчен 200 мең штраф яки 18 айлык хезмәт хакын түләттерүне кертергә була, ди.  Пенсия реформасына үзгәрешләр 24 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading