16+

Пенсиягә иртәрәк чыгар өчен, берәү җенесен алыштырган

Быелның 1 гыйнварыннан Швейцариядә медицина белгечләренә мөрәҗәгать итмичә генә, җенесне алыштыру турындагы канун гамәлгә кергән.

Быелның 1 гыйнварыннан Швейцариядә медицина белгечләренә мөрәҗәгать итмичә генә, җенесне алыштыру турындагы канун гамәлгә кергән.

Үзен ир яки хатын-кыз итеп кабул итүләрен таләп итеп, теләсә кем документларын алыштыра ала икән. Ягъни, канун нигезендә, 16 яшең тулса, җирле ЗАГСка барып, җенесеңне алыштыра аласың.  

Ә моңа кадәр җенесеңне алыштыру өчен юридик яктан табиблардан белешмә кирәк булган. Моннан тыш, кайбер территориаль берәмлекләрдә гормональ терапия үтү шарты куелган. Хәзер бу чикләүләр юкка чыккан. Шуннан файдаланып, тизрәк пенсиягә китәр өчен бер ир-ат "хатын-кызга әйләнеп куйган". Иң кызыгы – Швейцариядә ирләр 65 яшьтә, ә хатын-кызлар 64 яшьтә пенсиягә чыга икән. Бер елга иртәрәк пенсия алу өчен ул хатын-кыз исемен алган.  
Алай гына да түгел, яңа канунга сылтап, армиядә хезмәт итүдән качучылар да булачак, дигән шик бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading