16+

Пенсияләрне автомат рәвештә индексациялиләр

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб "Москва 24" телеканалы белән әңгәмәдә россиялеләргә пенсияләрне автомат рәвештә индексацияләүләре турында хәбәр итте, якынча тугыз процентка.

Депутат моның өчен гражданиннан бернинди гамәлләр дә таләп ителмәвен белдерде. Пенсия фонды өстәмә гаризалар җыймас өчен цифрлы мөмкинлекләргә ия, дип өстәде ул. "Түләүләрне индексацияләү өчен гариза язарга кирәкми", – дип аңлатты Бессараб.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта түләүләрне арттыру күләме профильле ведомстволарда тикшерелә, саннар сигез проценттан алып ун процентка кадәр булыр кебек.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турында киңәшмә барышында кул астындагылардан өстәмә рәвештә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын, социаль түләүләрне күтәрүне, пенсияләрне индексацияләүне яки арттыруны таләп итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading