16+

Пенсияләрне бирү кагыйдәләре үзгәрә

Гыйнвардан пенсияләрне яңа кагыйдәләр буенча бирәчәкләр. Бу түләүләрне өйгә китереп бирә торган пенсионерлар категориясенә кагыла. Гомумән алганда, ил буенча бу якынча 10,5 миллион кешегә кагылачак.

Гыйнвардан пенсияләрне яңа кагыйдәләр буенча бирәчәкләр. Бу түләүләрне өйгә китереп бирә торган пенсионерлар категориясенә кагыла. Гомумән алганда, ил буенча бу якынча 10,5 миллион кешегә кагылачак.

Элегрәк хат ташучы пенсионер янына билгеләнгән көнне айга бер тапкыр килгән, шул ук вакытта хәтта җеназа яки поликлиникага бару да пенсия алу көнен күчерү өчен нигезле сәбәп булып саналмаган. Әгәр дә өлкән яшьтәге кеше хат ташучының килүен онытып җибәрсә, акча артыннан элемтә бүлегенә үзенә килергә туры килгән.

Хәзер исә, яңа тәртип пенсия алуны уңайлырак итә. Пенсия алучы өйдә булмаган очракта, хат ташучы кайчан киләсен алдан белдереп, аның янына ким дигәндә ике тапкыр килергә тиеш. Соңгы көн булып - һәр айның 25е санала, дип хәбәр итә «Прайм " агентлыгы.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading