16+

Перчаткаларны салабыз. Битлекләр әлегә кала

Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла.

Перчаткаларны салабыз. Битлекләр әлегә кала

Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла.

17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Перчаткаларны мәҗбүри кию гамәлдән чыгарыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә  эшкәртү [куллар өчен] бар, бу булырга тиеш. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул.

Шул ук вакытта, элеккечә үк, җәмәгать урыннарында битлек кияргә кирәк, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading