16+

Пермьдә сигез кешене үтергән егет үз гаебен таныган

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үз гаебен тулысынча таныган.

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында атыш оештырган 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үз гаебен тулысынча таныган.

Бу хакта РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Ул үз гаебен тулысынча таныды. Бүген тикшерү судтан аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итә», — диде Бастрыкин.

Тикшерү Бекмансуровка күпләп кеше үтерү турындагы эш буенча гаеп белдергән.

20 сентябрьдә хәрби формада яшь кеше Пермь университеты кампусы территориясенә керә һәм анда булган кешеләргә ут ача. Нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак була, 24 кеше яралана.

РФ Президенты Владимир Путин барлык һәлак булганнарның гаиләләренә 1 млн сум күләмендә һәм ату вакытында зыян күргәннәргә 200әр мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата компенсация түләргә кушты.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading