Һәвәскәр театр сөючеләр өчен «Молодые таланты- Яшь талантлар» пьесалар конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Конкурс социаль мөһим проектларны тормышка ашыручы оешмаларга республика бюджетыннан субсидия бирү конкурсында җиңү яулаган иҗади проект кысаларында үткәрелә. Төп оештыручы - Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе.
Бәйгедә иҗат өлкәсендә тәҗрибәсе булган 35 яшькә кадәрге яшь авторлар катнаша ала. Төп шарт: пьесаның эчтәлегендә татар халкының традицияләре, көнкүреше, милли мәдәнияте чагылырга тиеш.
Конкурс 4 номинациядә үткәрелә: татар телендә балалар өчен пьеса, рус телендә балалар өчен пьеса, татар телендә пьеса һәм рус телендә пьеса.
Гаризалар 2020 елның 15 октябренә кадәр “Конкурс пьес” тамгасы белән tatrf@mail.ru почтасына кабул ителә. Тулырак мәгълүмат Татарлар федераль милли-мәдәни автономиясе сайтында fnkat.tatarstan.ru.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар