16+

Песков онлайн тавыш биреп, 10 мең откан?!

Владимир Путинның матбугат сәркәтибе әлегә бүләк хакында белми.

Владимир Путинның матбугат сәркәтибе әлегә бүләк хакында белми.

Дәүләт Думасына сайлауларда онлайн тавыш биреп, Владимир Путинның матбугат сәркәтибе 10 мең балл откан, дип яза "РИА Новости". Бу хәбәрне журналистларга сайлауларда күзәтчелек итә торган җәмәгать штабы җитәкчесе Алексей Венедиктов хәбәр иткән. Әмма моның дересме-юкмы икәнен Песков үзе төгәл белми икән. 

"Әлегә белмим, тикшерергә кирәк!",- дигән Песков. 

Билгеле булганча, Мәскәүдә онлайн тавыш бирүләрдә катнашучылар арасында бер бүлмәле 21 фатир уйнатылачак. Моннан тыш мәскәүлеләрнең 100 машина, 10, 25, 50 һәм 100 мең сумга сертификатлар оту мөмкинлекләре бар. 

Дистанцион рәвештә тавыш бирүләр быел Мәскәүдән тыш, Курск, Түбән Новгород, Ярославль, Ростов өлкәләрендә һәм Севастопольдә оештырылган. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading