16+

Песков: Путин - актер түгел һәм эшләргә комачау иткәнне яратмый

Россия президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, Кремль эшләргә комачау итмәс өчен, дәүләт башлыгының халыкара телефон сөйләшүләрен ничек уздыруы турындагы кадрларны эфирда күрсәтмиләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Журналистлар Песковтан президентның эше белән бәйле күбрәк видео күрсәтергә мөмкинме, дип сорадылар. Моңа җавап итеп Кремльнең рәсми вәкиле "без һичшиксез күбрәк күрсәтергә тырышачакбыз", диде. Ләкин эш шунда ки, Путин актер түгел, ул президент булып эшли һәм аңа мөһим халыкара сөйләшүләрне телефон аша алып барганда, бигрәк тә шундый катлаулы вакытта алып барганда комачаулаганнарын яратмый.

Элегрәк Россия президенты Владимир Путин "Маршал Рокоссовский" дәүләт флагы күтәрелү тантанасында Мәскәү күрше илләргә карата бернинди начар нияттә ия түгел, дип белдерде. "Бездә күршеләргә карата начар ниятләр юк, һәм вәзгыятьне киеренкеләндермәскә, бернинди чикләүләр кертмәскә киңәш итәр идем", - диде дәүләт башлыгы.

"Без үз йөкләмәләребезне үтәячәкбез, һәм алга таба үтәрбез, монда вәзгыятьне катлауландырырга яки безнең мөнәсәбәтләрне начарайтырга кирәклекне күрмибез", - дип өстәде Россия лидеры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading